Кичә Бөтендөнья суның сыйфатын мониторинглау, ягъни суның сыйфатын билгеләү көне иде. Һәркемгә мәгълүм, сусыз җирдә тереклек булмас иде. Кешеләр, терлекләр ашамыйча шактый вакыт яши алалар, ә су кулланмыйча тормыш юк. Үсемлекләр дә су сипмәсәң үсми. Бу көннең төп чарасы – җир шарындагы елга-күлләрнең генә түгел, диңгез-океаннарның да суын, аның сыйфатын тикшерәләр. Тест тикшерүе 22 мартта – Бөтендөнья су көнендә дә уза. Россиядә гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре тарафыннан су объектларын мониторинглау даими үткәрелә. Идел-Кама төбәге республикаларында үткәрелә торган чаралар турында тыңлаучыларга “Росприроднадзор”ның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Сообщение Офыклар (19.09.24) появились сначала на ГТРК "Татарстан".