Татарстан дулкынында (15.06.24)

Татарстан Онлайн 3 дней назад 18
Preview

Шагыйрь М.Укмасыйның тууына 140 ел. Студия кунагы –  әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев.

Узган гасыр башында яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрь, Тукай замандашы Миргазиз Укмасыйның тууына 140 ел. Бүгенге тапшыруыбыз аның иҗатына һәм тормыш юлына багышлана. Әле кичә генә, шагыйрьнең туган ягында – Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгына багышлап фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда шушы төбәктәге мәктәп укытучылары, районда каләм тибрәтүчеләр һәм Казан кунаклары катнашты. Әлеге мөһим вакыйга турында тулырак итеп без сезгә киләсе тапшыруларыбызда сөйләрбез.

Бүген исә студиябезгә Миргазиз Укмасыйны өйрәнүгә шактый өлеш керткән әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы Рәмиевне чакырдык.

 

Сообщение Татарстан дулкынында (15.06.24) появились сначала на ГТРК "Татарстан".

Читать продолжение в источнике: Татарстан Онлайн
Failed to connect to MySQL: Unknown database 'unlimitsecen'