Татарстан дулкынында (22.06.24)

Татарстан Онлайн 6 дней назад 27
Preview

«Кыз-әбиләр». Радиокомпозиция.

Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Күпме генә гомер үтсә дә, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, дәһшәтле көннәр кайтавазы бүген дә онытылмый. Дөрес, инде сугыш утын исән-имин кичкән ветераннар, тылда армый-талмый хезмәт иткән фидакарьләр безнең арабызда бик аз калып бара. Хәтта балачаклары дәһшәтле сугыш елларына эләккән, ятимлек ачысын кичергән сугыш чоры балаларының да сафы кимегәннән кими. Кадерле дуслар, бүген игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк тапшыру бик тә гыйбрәтле язмыш тарихларына бай. Радиобыз фондында саклана торган бу кадерле язма “Кыз әбиләр” дип атала. Мәгълүм булганча, 2000 еллар башында “Татарстан яшьләре” газетасы нәкъ шул исемдәге китап бастырып чыгарган иде. Аның авторы – журналист Риман Гыйлемханов. Яшьлекләре дәһшәтле сугыш елларына туры килгән татар кызларының ачы язмышларын сурәтләгән бу китап буенча без аерым тапшырулар да әзерләгән идек. Инде моңа да шактый вакыт үтеп китте. Бу тапшыру геройларының бүген инде безнең арада булмаулары да ихтимал. Бүген эфирга кабатлап бирелә торган бу тапшыру бу изге җаннарга дога булып барып ирешсен иде.

Сообщение Татарстан дулкынында (22.06.24) появились сначала на ГТРК "Татарстан".

Читать продолжение в источнике: Татарстан Онлайн
Failed to connect to MySQL: Unknown database 'unlimitsecen'